Роскомнадзорның Татар Шурасы сайтын томалавы

Бу атнада Роскомнадзорның РФ Генераль прокуратурасы таләбе буенча Татар Шурасы сайтын Россия территориясендә томлавы, безне «ят агентлар» дип игълан итүләреннән ярты ел узгач, фашист Путин хакимиятенең татарлар, башкортлар һәм ГУЛАГ эчендә тотылучы бөтен рус булмаган төп халык арасында деколонизация хәрәкәтенә гаять зур ярдәм булуын аңлавын күрсәтә. Кремльнең ирегебезне кысуга юнәлтелгән бу чираттагы гамәле — Россия хакимиятенең куркаклыгы һәм ахмаклыгы билгесе. Чөнки мондый чаралар, һичшиксез, хаклы ачуның көчәюенә һәм, иртәме-соңмы, ялганчыларны, икейөзлеләрне һәм җинаятьчеләрне юкка чыгарачак фетнәнең тууына ярдәм итәчәк.
Булат Сәйфетдинов
Татар Шурасы әгъзасы


