top of page

Дөнья татарлары шурасының Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате

4 days ago
1 min read

Бүген прогрессив дөнья Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. Кызганычка каршы, елдан-ел андый кешеләр саны арта бара. Алар — тоталитар һәм авторитар режимнарның башбаштаклыгы корбаннары. Аларның бердәнбер гаебе — азатлык һәм демократик идеаллар өчен көрәшү. Алар арасында үз карашлары, иманнары һәм хакыйкать өчен эзәрлекләнгән милләттәшләребез дә аз түгел.


Бу эзәрлекләүләр бүген генә башланмаган. Аларның тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа. Татарлар, Россия империясенең башка колониягә әйләндерелгән халыклары кебек үк, системалы эзәрлекләүләргә, сөргеннәргә һәм репрессияләргә дучар ителгән. Аларның күпме булуын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.


Совет хакимияте бу мәсьәләдә тагын да еракка китте. Сталин режимы Зур террор елларында татар зыялыларының бер буынын диярлек юк итте. Әмма ул халыкның азатлыкка омтылышын сындыра һәм аның дәрәҗәсен төшерә алмады.


Ләкин татар активистларын эзәрлекләүләр тарихның бу фаҗигале чорыннан соң да туктамады. Бүгенге заман да искәрмә түгел. Путин системасы кылган явызлыклар һәм репрессияләр күләме буенча сталинизмны куып җитәргә карар кылды. Башкача фикер йөртү дәүләткә хыянәт дәрәҗәсенә күтәрелде.


Бүген Мәскәү режимы төрмәләрендә безнең каһарманнарыбыз һәм көрәшчеләребез газап чигә. Алар арасында Азат Мифтахов, Энгель Фәттахов, Фазыл Вәлиәхмәтов һәм татар халкының башка уллары белән кызлары бар.


Без барлык сәяси тоткыннарны, вөҗдан әсирләрен кичекмәстән азат итүне таләп итәбез! Без аларны бер минутка да онытмыйбыз. Һәм аларның азатлыгы өчен көрәшүне дәвам итәчәкбез. Азатлык төрле яки аерым-аерым була алмый. Ул — барыбыз өчен дә бер. Аңа ирешү өчен без бернинди корбаннардан да курыкмыйбыз.


Азатлык!

 
 
back.jpeg

Ярдәм һәм катнашу

Безнең проектлар белән кызыксынсагыз, репрессияләргә каршы көрәштә ярдәмгә мохтаҗ булсагыз яки безнең башлангычларда катнашырга теләсәгез, сез дөрес җирдә. Без теләсә нинди сорауларга җавап бирергә, материаллар белән уртаклашырга һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә әзер.

bottom of page