Татар Шурасының җәмәгатьчелеккә һәм тугандаш халыкларга мөрәҗәгате Чечен һәм ингуш халыкларын сөргенгә җибәрүнең чираттагы еллыгы уңаеннан
- Feb 23
- 2 min read
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле кардәшләр!
Бүген без сезгә йөрәк әрнүе белән мөрәҗәгать итәбез. 1944 елның 23 феврале — Кавказ халыклары һәм барлык изге ниятле кешеләр тарихындагы иң кара даталарның берсе. Бу көнне «Чечевица» операциясе башланды — чечен һәм ингуш халыкларын Казакъстанга һәм Кыргызстанга массакүләм сөргенгә җибәрү. Якынча 650 мең кеше туган җирләреннән кубарылып, йорт-җирсез калдырылып, меңләгән чакрым ераклыкка билгесезлеккә озатылды.
Без, татарлар, Ватанны югалту ачысын һәм гаделсез гаепләүләр әрнүен яхшы беләбез. 1944 елгы сөрген дәүләтнең коточкыч сәясәтенең бер өлеше булды; 1943–1944 елларда ул калмыклар, карачайлар, балкарлар, кырым татарлары, ногайлар, месхет төрекләре, понтий греклары, болгарлар, кырым чегәннәре, көрдләр һәм башка күп халыкларга кагылды. Сугыш елларында коллаборационизмда гаепләү бөтен халыкка автомат рәвештә таратылып, 61 милләт вәкилләре мәҗбүри күчерелде.
Тарихчылар күптән раслады: бу сөргеннәрнең чын сәбәпләре хәрби шартлардан бигрәк, сугышка кадәрге режим белән каршылыклар, геосәяси уеннар, җирле хакимият интригалары һәм тиранның шәхси ихтыяры белән бәйле булган. Бүгенгә кадәр хыянәт турындагы гаепләүләрне раслаучы бер генә документ та табылмады. Халыклар шик нигезендә, теләк буенча, этник билге буенча җәзаланды.
Бүген, чечен һәм ингуш халыклары сөргене корбаннарын искә алу көнендә, Татар Шурасы белдерә: бер халык фаҗигасе — барлык халыклар фаҗигасе. Без чечен һәм ингуш халыкларының кайгысын үз ата-бабаларыбызның әрнүе кебек үк уртаклашабыз.
Сөргеннәр хәтере — безнең уртак милли аңның, ирек һәм көрәш дискурсының мөһим өлеше. Бер генә халык та дошман дип игълан ителергә тиеш түгел. Бер генә гаилә дә төнге ишек шакуы һәм ярты сәгать эчендә җыенырга боерык алу куркынычын кичерергә тиеш түгел. Әмма бүген мондый күренешләрне без ешрак теркәргә мәҗбүрбез. Бөтен халыклар путин режимы тарафыннан дошман дип игълан ителә. Икенче фикер өчен, халыкның үз теленә, мәдәниятенә, үзенчәлегенә, дәүләтчелегенә хокукын яклаган өчен хөкем итәләр.
Без тарихи дөреслекне сакларга чакырабыз. Иртәме-соңмы, барлык гаеплеләрне тарих хөкеме көтә.
Онытмабыз һәм кабатлануына юл куймабыз!
23.02.2026


