top of page

Татар Шурасының Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

Nov 6, 2025
2 min read

1992 елның 6 ноябрендә иң мөһим документ — Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул шул ук елның мартында узган референдум нәтиҗәләрен беркетте. Халык Татарстанның суверенитет юлын һәм үз дәүләтчелеген төзүен яклап тавыш бирде. Бу ел республика һәм татарлар өчен сәяси яктан чыннан да җиңүле ел булды.


2023 елның гыйнварында, Мәскәү басымы астында, Татарстан парламенты үз Конституциясен нык үзгәртте. Дәүләтчелек һәм мөстәкыйльлек билгеләре алып ташланды. Алар өчен халык 1992 елда референдумда тавыш биргән иде, әмма бу юлы халык фикерен сорамады. Хәзер төп документта суверенитет, гражданлык, президент институты (татар телен белү мәҗбүри булган), шулай ук Татарстан белән Россия Федерациясе арасындагы вәкаләтләрне бүлү турындагы килешү турында сүз юк.


Күпмилләтле халык инде “суверенитет иясе” дип аталмый. Алайса кем соң? Бу сорау фәлсәфи генә түгел, хокукый да. Чын хуҗа кем?


Путин сугышы фонында Конституциядәге “Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итүдә көч куллануны һәм сугышны кире кага” һәм “сугыш пропагандасы тыела” дигән норма да алып ташланды.


Республиканың Конституцион суды да бетерелде.


Әйтергә кирәк, Татарстанның суверен статусы Россия Федерациясенә караганда тулырак иде. Россия үз Конституциясен 1993 елда кабул итте, ул вакытта президент Ельцин сәясәте белән килешмәгән депутатлар утырган Югары Совет бинасы атышка тотылды.


Кан кою аша кабул ителгән Конституция соңрак 2020 елда үзгәртелде.


Шулай да без ышанабыз: бер көнне республиканың төп документы чын мәгънәсендә эшләячәк һәм халык ихтыярын үтәячәк.


Конституция — ул Татарстан халкының сәяси һәм гражданлык ихтыярының җыелмасы. Анда республиканың яшәү нигезе салынган. Әйе, басым астында аны үзгәртергә мәҗбүр иттеләр, кайбер маддәләрне төзәттеләр, кайберләрен алып ташладылар. Ләкин ул, яралы булса да, легитимлык чыганагы булып кала. Чыганак — кечкенә чишмә кебек, аны зур елгага әйләндереп була. Әгәр ихтыяр һәм шартлар туры килсә.


Конституциянең 14 нче маддәсендә республика тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗлары өчен җаваплы дип язылган. Ә андыйлар 70 проценттан артык! Димәк, бу аларның да Конституциясе. Барлык татарлар да бу мәсьәләгә бәйле.


Без 1992 елгы референдумда кабул ителгән чын, башлангыч Конституцияне торгызу өчен көрәшәчәгебезне белдерәбез. Нәкъ менә ул — хакыйкый Конституция. Анда татар халкының ихтыяры язылган. “Суверенитет”, “дәүләтчелек”, “республика”, “дәрәҗә”, “бәйсезлек” төшенчәләре анда алтын хәрефләр белән язылган. Аларны беркем дә юкка чыгара алмый!


Алга, чын Татарстан!


6.11.2025

 
 
back.jpeg

Ярдәм һәм катнашу

Безнең проектлар белән кызыксынсагыз, репрессияләргә каршы көрәштә ярдәмгә мохтаҗ булсагыз яки безнең башлангычларда катнашырга теләсәгез, сез дөрес җирдә. Без теләсә нинди сорауларга җавап бирергә, материаллар белән уртаклашырга һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә әзер.

bottom of page