Татар Шурасы исеменнән белдерү Баймак шәһәре (Башкортстан Республикасы) вакыйгаларының икенче еллыгына багышлана
- Jan 17
- 1 min read
Updated: Mar 26
2026 елның 17 гыйнварында Башкортстан Республикасы Баймак шәһәрендәге канлы вакыйгаларга ике ел тула. Ул вакытта Мәскәү, җирле хакимиятләр ярдәмендә, башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе Фаил Алсыновка карата суд оештырды.
Үз лидерын якларга килгән меңләгән кеше, үз хокукларын һәм дәрәҗәсен яклаган өчен генә, ОМОН көчләре һәм провокаторлар тарафыннан кыйналды.
Башкортларның бу канунсызлыкка каршы торуы хакимиятне тетрәндерде.
Бу вакыйгалардан соң система тыныч акциядә катнашучыларга каршы чын ау оештырды. Йөзгә якын кеше зур срокларга хөкем ителде, бер егетне үлемгә кадәр кыйнадылар. Хәтта ул көнне Баймакта булмаган кешеләр дә хөкем ителде. Барысы да путинча “юридик” нормалар нигезендә.
Без әлеге вакыйгаларның киң җәмәгатьчелек резонансы тудыруын һәм халыкара җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә әйләнүен билгеләп үтәбез.
Бу көнне без әлеге вакыйгалар нәтиҗәсендә зыян күргән һәркемне искә алабыз. Без бу геройларның гаиләләре белән теләктәшлек белдерәбез.
Гасырлар буе тугандашлык, уртак тарих һәм мәдәният җепләре белән бәйләнгән татар халкы башкорт халкының ирек һәм бәйсезлеккә омтылышын хуплый.
Без һәрвакыт сезнең янда! Бергәләп җиңәрбез! Бергә — көрәштә!
17 гыйнвар 2026 ел


