Татар Шурасы, Ирекле Милләтләр Лигасы ярдәме белән, 1992 елгы Татарстанның үзбилгеләнү референдумына багышланган конференция үткәрде.
- Mar 21
- 1 min read
«Бүген Татарстан үз язмышына үзе хуҗа түгел. Бәйсез республика гына үзенең икътисади сәясәтен алып бара ала, халкының киләчәгенә инвестиция кертә ала. Безнең бүгенге иң төп бурыч — бәйсезлек өчен көрәш!»
— Сыресь Боляень, Ирекле Милләтләр Лигасы президенты.
«Хакимият халыкныкы. Ә халык 1992 елда үз сүзен әйтте инде. Хокукый яктан караганда, безне Россия белән бернәрсә дә бәйләми. Декларатив яктан Татарстан инде суверен дәүләт булып тора!»
— Руслан Айсин, Татар Шурасы координаторы, Ирекле Милләтләр Лигасы әгъзасы.
«Россия үзенең табигый ахырына таба бара. Тиздән дәүләтчелекне яңадан торгызу өчен яңа мөмкинлек туачак, һәм бу юлы без бергә эш итәргә тиеш. Шул чакта без һичшиксез җиңәчәкбез!»
— Руслан Габбасов, Башкорт милли комитеты рәисе, Ирекле Милләтләр Лигасы әгъзасы.


