Дөнья татарлары шураның сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате
- Oct 30, 2025
- 1 min read

Бүген, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, без дәүләтнең кырыслыгы һәм гаделсезлеге корбаны булган миллионлаган кешеләрне искә алабыз. Алар арасында татар халкының меңләгән ул-кызлары да бар. Алар үз фикерләре, иманнары һәм иреккә омтылышлары өчен җәберләнгән.
Сталин чорында, узган гасырның 30–40 нчы елларында, татар зыялыларының зур өлеше юк ителде. Ләкин бу фаҗигале чордан соң да татар активистларын эзәрлекләү туктамады.
Дөнья татарлары советы бүгенге Русиядә сәяси репрессияләр дәвам итүен каты гаепли. Хәзер дә дөреслекне, гаделлекне һәм халыкларның үзбилгеләнү хокукын яклаган кешеләр төрмәләргә һәм колонияләргә ябыла.
Без барлык сәяси тоткыннарны кичекмәстән азат итүне таләп итәбез.
Корбаннар истәлеге безне дәшми калмаска мәҗбүр итә. Без хаклык, ирек һәм кеше дәрәҗәсе ягында булачакбыз — гаделлек җиңгәнче. Ирекле Татарстанда мондый хәлләр булмаячак.
Алга, иреккә! 30.10.2025


