24 гыйнварда Страсбургта Кавказ һәм төрки халыклар җәмәгатьчелегенең түгәрәк өстәл узды
- Jan 24
- 1 min read

24 гыйнварда Европа Берлегенең рәсми башкаласы Страсбургта Кавказ һәм төрки халыклар җәмәгатьчелегенең Европа җәмгыяте белән үзара бәйләнеше, сәяси тормышта актив катнашу ихтыяҗы, үзтәңгәллекне саклау һәм тарихи ватаннар иреге өчен көрәш мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Чарада Франция, Алмания, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия Республикасыннан һәм Бөекбританиядән якынча 50 делегат катнашты.
Симпозиумны Кавказ халыклары Ассамблеясе (Р. Кутаев) Бөтендөнья татар шурасының актив катнашы белән оештырды. Бездән түгәрәк өстәлнең рәистәше Руслан Айсин, Дамир Абдулов һәм Булат Сәйфетдинов вәкиллек итте.
Чараның резолюциясе кабул ителде, төрле халыкара органнарга мөрәҗәгатьләр юлланды, милли җәмгыятьләр арасында горизонталь бәйләнешләрне ныгыту кирәклеге турында карарлар кабул ителде.
Түгәрәк өстәлнең язмасы соңрак урнаштырылачак.


